Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ноябрьдән ни көтәргә?

​​​​​​​Җылыга өйрәндек җәмәгать, быелгы көз бигрәк иркәләде шул. Ә менә алдагы ноябрь ничегрәк булыр микән соң?

Синоптиклар ил территориясенең күпчелек өлешендә ноябрь ае җылы булыр дип фаразлый. Алар мәгълүматы буенча, Россиянең Европа өлешендә айлык уртача температура уртача күпьеллык күрсәткечләрдән бер-ике градуска югарырак булачак. Себер якларында, бигрәк тә Коми, Якутия республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Красноярск краеның төньягында аеруча югары булыр дип көтелә. Калмыкия Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Краснодар крае һәм Төньяк Кавказ федераль округында исә нормага якын булачак, диләр. Айлык явым-төшем күләме — уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын. Шәт, без дә чагыштырмача җылыга һәм карлы-яңгырларның да нормада булуына йөз тотыйк инде алайса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев