Сезне ихластан тормыш юлыгызның иң садә, матур бәйрәме - 80 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сез безнең "Маяк" газетасының гомерлек юлдашы. Үз вакытында, илебез өчен авыр, җаваплы чорда газетабыз белән мөхәррирлек итеп, аңа бар күңелегезне, тырышлык һәм сәләтегезне салган иҗат кешесе Сез. Аннан соңгы елларда да редакция белән элемтәгез бер генә...
Сезне ихластан тормыш юлыгызның иң садә, матур бәйрәме - 80 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сез безнең "Маяк" газетасының гомерлек юлдашы. Үз вакытында, илебез өчен авыр, җаваплы чорда газетабыз белән мөхәррирлек итеп, аңа бар күңелегезне, тырышлык һәм сәләтегезне салган иҗат кешесе Сез. Аннан соңгы елларда да редакция белән элемтәгез бер генә көнгә дә өзелеп тормады, коллектив белән дә, актуаль, тирән эчтәлекле язмаларыгыз аша укучыларыбыз белән әле дә аралашып яшисез.
Ниһат Фәррахович! Юбилеегыз белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык, һаман да шулай безне яңа язмаларыгыз белән куандырып, бәхет-шатлыклар гына кичереп яшәвегезне телибез!
"Маяк" газетасы редакциясе коллективы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев