«Нечкәбил» республика конкурсында Азнакайдан Хаҗиәхмәтовлар гаиләсе дә катнаша
Чистай шәһәрендә узган сайлап алу турында катнашкан Татарстан районнарыннан 10 гаилә арасында Азнакайдан Сөембикә һәм Илнур Хаҗиәхмәтовлар да бар.
«Ныклы гаилә» партия федераль проекты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әлеге бәйге республикабызда 16 нчы елын уздырыла. Аны оештыручы – «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, аның җәмгыятьтә тоткан югары ролен аңлатуны максат итеп куя.
Сөембикә һәм Илнур Хаҗиәхмәтовлар гаиләсендә дүрт бала. Бу йортта ир белән хатын бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Балалар да наз һәм ярату тоеп, һәр яктан талантлы булып үсәләр.
– «Нечкәбил» бәйгесендә беренче тапкыр катнашабыз. Үзебезнең гаилә традицияләре турында фильм әзерләдек. Безнең нәсел элек-электән күп балалы булган һәм сабыйлар агач бишектә тирбәлеп үскәннәр. Без ул бишекне кадерле ядкәр итеп саклыйбыз, – ди Сөембикә Хаҗиәхмәтова.
Ул үзе – Мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе, ире Илнур – нефть тармагында, ПРС операторы. Олы кызлары Мәликә скрипкада уйный, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган. Айсинәләре шахматка гашыйк. Радел белән Аделгә яшь тә җиде ай гына булса да, көннән-көн һөнәрләрен арттыралар.
Хаҗиәхмәтовлар район күләмендә уздырыла торган гаилә бәйгеләрендә дә актив катнашалар.
«Нечкәбил» республика бәйгесендә финалга чыгып, аларга җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев