Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәшгульлек үзәге ярдәмендә азнакайлыларның хыялы тормышка аша

Альбина Г. бюджет оешмасына вакытлыча,  төп хезмәткәрнең  декрет ялы вакытында кабул ителә.

Ел ярым вакытның үтеп китүен сизми дә кала ул. Эшсез калгач, озак уйлап тормый, Альбина Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә.

Белгечләр аның белән әңгәмә корып, һөнәре, үзенең кайда эшләргә теләве, мөмкинлекләре хакында сораштылар. Шул рәвешле, аның күптәнге хыялы – тегүче булу теләге ачыкланды. Мәшгульлек үзәгендә аңа һөнәри белем алырга тәкъдим иттеләр. Альбина бушлай курсларга юллама алып, теләгән белгечлегенә ия булды. Шулай ук үзәк ярдәме белән «Азнакай киемнәре» нә эшкә урнашты.

Альбина бүгенге тормышыннан бик канәгать.

– Көн саен яраткан эшем белән шөгыльләнә алуыма шатмын! – ди ул.

 Әлегә кадәр Лиана В. төрле оешмаларда эшләргә өлгергән. Башта - сәркатип вазифасында, аннары  сәүдәгә өлкәсендә – менеджер.Тик аны ул урыннардагы хезмәт хакы  канәгатьләндерми. Үз теләге белән эштән киткәч, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә.

–Бер атнадан эшсезләр өчен химик анализ лаборанты һөнәре буенча бушлай уку курслары башлануын белгәч, үземне яңа өлкәдә сынап карарга булдым, – ди ул. – Минем өчен уку бик мавыктыргыч булды, чөнки мәктәптә укыганда да химия фәнен бик ярата идем.

Укуын тәмамлагач, Лиана алган һөнәре буенча шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең берсенә эшкә урнаша. "Хәзер мине барысы да канәгатьләндерә: һөнәр дә күңелгә якын, түләү дә лаеклы, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев