Монолитта язгы өмәләр гөрли
Табигатьтә яз хакимлек итә: кояш та нурларын ныграк сибә, кышкы йокыдан уянган җирдән үләннәр дә баш калкыта һәм... шулар белән чүпләр дә.
Бу атнада Монолитта инде беренче өмәләр үтте дә. 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова җитәкчелегендә биредә яшәүчеләр балалар мәйданчыгын ялт иттереп куйдылар.
– Олылар белән балаларның да катнашуы аеруча күңелле булды. Инде мәйданчыгыбызны чүпләмәсәк иде. Ни дисәң дә үзебезнең балалар, оныклар шунда уйнап-күңел ача бит, – ди Нурия Касыйм кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев