Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвездә Нәүрүз гөрләде

Язгы бәйрәм җыр-моңга да, тәмле коймакка да бай булды. 

Берсеннән-берсе уңган хуҗабикәләр табада коймак ташуда узышты. Иң җитезе Лидия Зәкиҗанова булып чыкты. Аңа иң олы бүләк – таба эләкте. Хәер, башкалар да бүләксез калмады.

 – Мәдәният йорты каршында эшләп килүче « Энҗе» вокаль ансамбле, “Йолдызчык” балалар театраль төркеме, безне үзенең  матур, мәгънәле шигырьләре белән сөендереп  торган  Зәния ханым Хәсәнова,  җыр-моңга гашыйк  Атлас абый белән Розалия апа, Әгерҗе авылыннан килгән кунакларыбыз – “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле, Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыбыз Марсель Гарипов, китапханәче  Дәрия Кәримова, тальянчы Рафил Кәримов,  ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, авылыбыз депутаты, шагыйрәбез Халидә Галимова, баянчыбыз  Рәсимә Шакирова бәйрәм күрке булып, авылдашларга ял концерты бүләк иттеләр, – дип хәбәр итә безгә авылның мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев