Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк”ны гомер буе алам

Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында кичә Азнакай үзәк почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбунәче көне" үткәрде. Бу көнне иртәнге тугыздан кичке өчкә кадәр район-шәһәрдә яшәүче һәркемгә үзәк, республика, җирле басмалар белән танышып, үзе теләгәненә язылу мөмкинлеге тудырылды. "Әбунәче көне"ндә газета-журналларны актив алдырган укучыларны күңелле сюрпризлар да көтә иде. Шуларның берсе...

Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында кичә Азнакай үзәк почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбунәче көне" үткәрде.

Бу көнне иртәнге тугыздан кичке өчкә кадәр район-шәһәрдә яшәүче һәркемгә үзәк, республика, җирле басмалар белән танышып, үзе теләгәненә язылу мөмкинлеге тудырылды. "Әбунәче көне"ндә газета-журналларны актив алдырган укучыларны күңелле сюрпризлар да көтә иде. Шуларның берсе - күп кенә басмаларга ташламалы бәяләрдән язылу. Мондый акцияләр үткәрүнең һәрьяклап отышлы булуын гади генә саннар да раслый: гадәти көннәргә караганда газета-журналларга язылу бу көннәрдә 4-6 тапкырга арта.

75 яшьлек Рәзинә апа Зиннәтуллина бүген әбунәче бәйрәме икәнен белмәгән дә булган. Ул "Маяк"ка язылырга дип килгән һәм язылу өстәле артына беренчеләрдән булып басты да. "Маяк"ны "туганнан бирле" укып килүен, бер елны да аңа язылмый калмавын әйтә. Үзенә истәлек бүләге дә тапшыргач, күңеле тагын да күтәрелеп китте.

Ә менә Рәсимә Рәхимова "Әбунәче көне" турында газетадан укып белгән, ул аның һәр санын башыннан ахырынача укып чыга икән.

- "Маяк"та белдерү укыгач, үзебезнең район газетасына икенче яртыеллыкка язылырга дип килдем. - ди ул. - Аңа язылып беркайчан да үкенгәнем юк, чыннан да җирле басмабыз бик эчтәлекле, халык мәнфәгатьләрен яклаучы. Хәзер мин райондагы хәлләр белән һәрчак хәбәрдар.

"Әбунәче көне"ндә берәү дә бүләксез калмады. Барсы да биредән югары кәеф белән китте. Без почтамт белән берлектә янә шәһәрдәшләребезгә әнә шундый күңелле дә, файдалы да чара оештыра алуыбызга шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев