Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясендә катнашты

Мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне, үзебезнең әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе Азнакайда дәвам итә. Вакытлы матбугатка язылу кампанияләре барганда шундый акцияләр үткәрү республикада, шул исәптән үзебезнең районда да матур гадәткә керде. Әлеге игелекле чарага җитәкчеләребез, алар үрнәгендә башка райондашлар да актив кушылып килә. Киләсе елның беренче яртыеллыгына...

Мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне, үзебезнең әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе Азнакайда дәвам итә.

Вакытлы матбугатка язылу кампанияләре барганда шундый акцияләр үткәрү республикада, шул исәптән үзебезнең районда да матур гадәткә керде. Әлеге игелекле чарага җитәкчеләребез, алар үрнәгендә башка райондашлар да актив кушылып килә. Киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу барган бу көннәрдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин инвалидлар җәмгыятен "Маяк" газетасына яздырды.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән айлыкта мондый игелеккә башкалар да актив кушылыр, дип уйлыйбыз. Газета-журналларга язылу башлангач та, һәр елдагыча, күп кенә оешма-предприятиеләр үз пенсионерларын, хөрмәтле ветераннарын "Маяк"ка һәм башка газета-журналларга яздырырга өлгерде инде. Башка хезмәт коллективлары, эшмәкәрләребез дә бу матур башлангычтан читтә калмаслар, дип ышанабыз.

Айлык барышында картлар йортында тәрбияләнүчеләрне, ятимнәрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне, сугыш һәм тыл ветераннарын, аз керемле гаиләләрне, инде олыгаеп килүче әти-әниләрне, якыннарыбызны, безнең игелек-игътибарга мохтаҗ кешеләрне үзебезнең "Маяк" газетасына, республика матбугатына яздырып, аларны сөендерик әле!

Шундый акция баруы һәм киләсе ярты еллыкка язылып өлгерергә кирәклеге турында танышларыбыз, дусларыбызга да җиткерик, бу хакта исләренә төшерик. Вакытлы матбугатка, шул исәптән районыбызда чыгып килүче "Маяк" газетасына почтальонннар аша да, почта бүлегенә, редакциягә килеп тә, шулай ук газетабызда күрсәтелеп килгән альтернатив пунктларда, электрон юл белән - Татарстанның Дәүләт Хезмәтләре порталына кереп яисә Россия почтасы сайты аша да язылырга мөмкин. Язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы гына вакыт калып бара, ашыгыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Шәйдуллин "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясендә катнашты