Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ләйсән Ваһапова 5 мең сум акчаның кайсы азнакайлыга биреләчәген аңлатты

2017 елның гыйнварында пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә дип газета-журналлар да язып, чыкты, телевизордан да күп сөйләделәр. Ул акча нәрсә өчен бирелә? Әлеге закон кемнәргә кагыла? Бик күпләрне борчыган әлеге сорауга ачыклык кертсәгез иде. Шамил Гәрәев Әлеге сорау белән без Азнакай районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага...

2017 елның гыйнварында пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә дип газета-журналлар да язып, чыкты, телевизордан да күп сөйләделәр. Ул акча нәрсә өчен бирелә? Әлеге закон кемнәргә кагыла? Бик күпләрне борчыган әлеге сорауга ачыклык кертсәгез иде.

Шамил Гәрәев

Әлеге сорау белән без Азнакай районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага мөрәҗәгать итеп, түбәндәге җавапны алдык.

- Закон нигезендә, 5 мең сум акча­ның кемгә би­релергә һәм кайчан өлә­шенергә тиешлеге анык билгеләнгән. Бер мәртәбә түләү Пенсия фонды аша пенсия алучыларның барысына да кагыла. Эшлиме ул, әллә лаеклы ялда өйдә утырамы, аңа карамаячак. Әлеге акчаны алу өчен пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язу кирәкми, ул гыйнвар аенда бер тапкыр биреләчәк, башка айларның пенсиясенә өстәлми.

2017 елда пенсияләрне индек­сацияләүгә кил­гәндә, аны Россия Хө­күмәте 2016 ел инфляциясе күләменнән чыгып бил­геләячәк. Әмма бу очракта эшләүче пенсионерларның акчасы артмаячак.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Үзегезне борчыган сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз: - 9-43-57, языгыз: azmayak@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Ләйсән Ваһапова 5 мең сум акчаның кайсы азнакайлыга биреләчәген аңлатты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Ваһапова 5 мең сум акчаның кайсы азнакайлыга биреләчәген аңлатты