Көпә көндез алдыйлар да, талыйлар да
Инде телефоннан шалтыратып, якыныңны бәладан коткару өчен акча сораучылар турында күп яздык. Алдарлар остарганнан-остара бара, халыкны талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. "Беркатлылар булганда, алдарларга якты юл", - дип сөйләргә яратсак та. Алданучылар, зыян күрүчеләрне дә гаепләргә ашыкмыйк әле. Ни өчен дигәндә, алар шул кадәр шомарганнар ки, кеше психологиясенә тәэсир итүнең...
Инде телефоннан шалтыратып, якыныңны бәладан коткару өчен акча сораучылар турында күп яздык. Алдарлар остарганнан-остара бара, халыкны талауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. "Беркатлылар булганда, алдарларга якты юл", - дип сөйләргә яратсак та. Алданучылар, зыян күрүчеләрне дә гаепләргә ашыкмыйк әле. Ни өчен дигәндә, алар шул кадәр шомарганнар ки, кеше психологиясенә тәэсир итүнең төрле алымнарыннан бик оста файдаланалар. Бигрәк тә өлкән яшьтәге, тиз ышанучан кешеләр аларның корбаннары була. Мәсәлән кыйммәт хакка алдалап товар сатучылар пенсионерлар, инвалидлар өчен һәрчак саллы гына "ташлама" ясыйлар. Ә без "ташлама" дигәндә эрибез дә төшәбез.
Әле менә шушы көннәрдә Азнакай шәһәренең шәхси секторында (шулай гынамы икән?) үзләрен экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре дип таныштырып, халыкка кыйммәт хактан су чистарту җайланмалары тәкъдим итеп йөрүчеләр барлыгы турында хәбәр килеп иреште. Болары да алдарлар. Сак һәм игътибарлы булыгыз, райондашлар, алданмагыз! Өлкән яшьтәге әти-әни, әби-бабаларыгызны да кисәтегез! Юкса, терсәгеңне тешләрдәй булырсың да, соң булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев