Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көн туса яңа хәбәр

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖдә скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадаларында эшләүче махсус техника базасын яңартуга зур әһәмият бирелә. Соңгы вакытта гына да җәмгыять объектлары яңа кайтарылган 4 "АПРС-40М", "АПРС-50П" күтәрткеч агрегаты, 5 "СИН-35" стационар насос блогы, көч вертлюгы, "БКМ-2012" бораулау-кран машинасы белән тулыландырылды. Бораулау җиһазларын планлы рәвештә яңарту максатыннан, "Бурение" ҖЧҖ һәм "ТМС-Буровой...

"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖдә скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадаларында эшләүче махсус техника базасын яңартуга зур әһәмият бирелә. Соңгы вакытта гына да җәмгыять объектлары яңа кайтарылган 4 "АПРС-40М", "АПРС-50П" күтәрткеч агрегаты, 5 "СИН-35" стационар насос блогы, көч вертлюгы, "БКМ-2012" бораулау-кран машинасы белән тулыландырылды.

Бораулау җиһазларын планлы рәвештә яңарту максатыннан, "Бурение" ҖЧҖ һәм "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыяте арасында узган ел зур суммага килешү төзелгән иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Азнакай бораулау предприятиесенә капиталь ремонтланган 7 барабан һәм "БРН-1"гә 2 трансмиссия валлары, 11 кронблок, 7 тальблок, 22 вертлюг, 5 гидротормоз, 13 "КШВ", 9 "КПП", 9 ыргак, 5 чылбырлы редуктор, 3 гидротартма, 12 ротор кайтты. Ике предприятие арасындагы эшлекле элемтә уңышлы дәвам итә.

23 февральдә Тымытык авылы мәдәният йортында районыбыз авыллары катнашында спартакиада була.

Ярышларга районыбыз җирлегендә яшәүчеләрне, авыллар хезмәтчәннәрен чакырабыз. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана, моның өчен паспорт кирәк булачак. Спортта көч сынашу 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

18 февральдә 14.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә балалар өчен «Кышкы уеннар» оештырыла. Программада: мультфильм карау, саф һавада конкурслар һәм эстафеталар, кичке аш.

Мөслим районы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүче дусларыбызның кунак булып килүе көтелә.

Ел саен февраль-апрель айларында республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" ("Я говорю по - татарски") акциясе үткәрелә.

Актүбә бистәсендәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, быел шушы акциягә кушылып, 8-10 сыйныф укучылары арасында "Мин татарча сөйләшәм!" логотибын кул эшләрендә куллану конкурсы үткәрде. Анда төрле милләт укучылары катнашты. Чарада катнашкан укучыларның нинди телдә аралашуын белү, татар теленә карата фикерләрен ачыклар өчен кызыклы бәйгеләр дә оештырылды. Укучылар татар телен яхшы белүләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев