Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Азнакайда урам бәрәме узды

Җәйнең үз йолалары "Бабай" барсын да җыйды Исеме кешенең язмышын дә билгели, диләр. Тәгаен, кешеләрнекен генә дә түгел. Шәһәребездәге "Бабай" кибете моннан ничәмә-ничә дистә еллар элек ничек йөртелсә, һаман да шулай атала, аны һәркем белә, башка берсе белән дә бутый торган түгел. Озын гомерле "аксакал" пәнҗешәмбе көнне үз тирәсенә олысын-кечесен...

Җәйнең үз йолалары

"Бабай" барсын да җыйды

Исеме кешенең язмышын дә билгели, диләр. Тәгаен, кешеләрнекен генә дә түгел. Шәһәребездәге "Бабай" кибете моннан ничәмә-ничә дистә еллар элек ничек йөртелсә, һаман да шулай атала, аны һәркем белә, башка берсе белән дә бутый торган түгел. Озын гомерле "аксакал" пәнҗешәмбе көнне үз тирәсенә олысын-кечесен җыйды. Шәһәрнең бу өлеше иске Азнакай дип йөртелсә дә (борынгы зират, беренче мәктәп тә шушында), йортлары төзек, матур, хәйран калмалы итеп елдан-ел яңартыла баралар. Әти-әни нигезендә балалар, оныклар тормыш кора...

-Шәһәребезгә нигез менә шушы урыннан салына башлаган, бүген биредә бәйрәмебез түреннән урын алган апа-агайлар - үз куллары, тырышлыклары белән аны елдан-ел үстергән, җәелдергән, гөлбакча иткән. - дип башлады сүзен урам бәйрәмен ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин ветераннарыбызга барчасы исеменнән ихлас рәхмәтләрен ирештереп. -Сезнең белән ел саен менә шушы истәлекле урында очрашып торабыз. Әнә, янәшәдә генә репрессия корбаннарына куелган һәйкәл. Бирегә килгән саен күңелләрдә ул еллар вакыйгаларын, хаксызга рәнҗетелгән райондашларыбыз истәлекләрен яңартабыз. 30 октябрь - шанлы еллар корбаннарын искә алу көнендә, бу һәйкәлне ачу тантанасына тагын җыелырбыз.

Район башлыгы 85 еллык тарихы булган Азнакай районының бүгенге көне, үсеш-үзгәрешләренә, алда торган бурыч-максатларга тукталды. Шәһәрнең бу өлешендә башкарылган эшләрне, әле хәл итәсе проблемаларны да ассызыклады. Әйтик, күперләрне яңартасы бар, юллар да һәрдаим карап-төзәтеп торуны сорый...

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Рәмилә Закирова биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдарырак. Менә бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле ветераннарны, юиблярларны, оста куллы күршеләрне (аларның иҗат җимешләреннән күргәзмә дә оештырылган), иҗтимагый активларны, тату гомер итүләре белән үрнәк, әдәбият-сәнгатькә гашыйк гаиләләрне барлаган. Аларның барсы да район башлыгы кулыннан истәлек бүләкләре алды.

Җыр-биюләрне тамаша кылып, урам буйлап сузылган сыйлы өстәл артында чәйләп, уеннар оештырган "маймыл" янәшәсендә чыр-чу килеп бәйгеләрдә көч сынашкан бала-чаганы күзәтеп кичке эңгер иңүе дә сизелми калган. Җәйнең тымызык көнендәге бу хозурлык кышкы озын кичләрдә матур истәлек булып күз алдына килер әле...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә иске Азнакайда урам бәрәме узды