Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән “Ышаныч һәм куркынычсызлык” ХVI республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Алар арасында хезмәттәшебез – “Маяк” газетасының баш мөхәррир урынбасары Таңсылу Саниева да бар. Ул өченче урынга лаек булды.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
Нет комментариев