Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелеңә чүп үссә...

Эш көне башлануга ук редакциядә телефон шалтырады. -Азнакайдан Фәридә апагыз Хәйруллина булам мин. Кемгә сөйләргә, күңелдәге борчуны кем белән уртаклашырга белмәгәнлектән сезгә, редакциягә шалтыратуым. Татар зираты янәшәсендәге инде күптән ташландыкка әйләнгән бакчачылык ширкәтендә әле дә бәрәңге утыртып йөргән булабыз. Әз булса да гаилә бюджетына файда, яшәргә кирәк бит, хәрәкәттә -...

Эш көне башлануга ук редакциядә телефон шалтырады.

-Азнакайдан Фәридә апагыз Хәйруллина булам мин. Кемгә сөйләргә, күңелдәге борчуны кем белән уртаклашырга белмәгәнлектән сезгә, редакциягә шалтыратуым. Татар зираты янәшәсендәге инде күптән ташландыкка әйләнгән бакчачылык ширкәтендә әле дә бәрәңге утыртып йөргән булабыз. Әз булса да гаилә бюджетына файда, яшәргә кирәк бит, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип тә, иш янына куш, дип тә кулдан килгәнен шулай үзебез дә үстерергә тырышабыз. Беркөн бакчага барганда зират яклап юл буйлап чәчелгән чүп-чарны күреп, аптырап киттем. Аны бит шушы үзебезнең шәһәрдә яшәүчеләр ташлап киткән. Югыйсә, адым саен контейнерлар бар урамнарда, шәһәр читендә тагын да зурлары куелган. Чүпләрне шунда илтеп салу авыр микәнни соң? Минем җан авазын шәһәрдәшләргә җиткерегез әле зинһар, үзебез яшәгән урынны үзебез пычракка батырып ятмасак иде! Оят кирәк...

Фәридә апа үзенең сугыш чоры баласы булуын, тормышның михнәтләрен, авырлыкларын бу буынның күп күрүен, менә шундый илтифатсыз гамәлләр кылучыларның уртак йортыбыз, тормышыбызга хилафлык салуын әле тагын бик озак әрнеп сөйләде.

Әйе, газета укучыбызның бу хәлгә борчулуы бик тә аңлашыла. Кемнәргә әйләнеп барабыз? Шәһәр эчендә дә, аның янәшәсендәге урман, болыннарда да аунап яткан чүп-чар өемнәрен барыбыз да күрә торгандыр. Ә бит моны шул ук кешеләр - үзебез эшлибез.

Шәһәр урамнарындагы чәчәк клумбаларына кем генә сокланып үтмидер. Ә менә аларны сындырып, таптап китүчеләрнең, тәгаен, җаны юктыр. Урыны-урыны белән казып алган җирләр дә бар. Ленин урамындагы кайбер клумбаларның тапталуын күреп җаннар әрни.

Йортлар яннарында, капка төпләрендә агач, чәчәкләр үстереп, аларны җәй буена карап, тәрбияләп торган, барча шәһәрдәшләргә матурлык бүләк иткән изге җаннарга рәхмәттән башка ни әйтәсең?! Барыбызның да күңелләр шулай яхшы гамәлләргә генә омтылсын иде дә бит. Уртак йортыбызның чын хуҗалары була белик, җәмәгать...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелеңә чүп үссә...