Күңелеңә чүп үссә...
Эш көне башлануга ук редакциядә телефон шалтырады.
-Азнакайдан Фәридә апагыз Хәйруллина булам мин. Кемгә сөйләргә, күңелдәге борчуны кем белән уртаклашырга белмәгәнлектән сезгә, редакциягә шалтыратуым. Татар зираты янәшәсендәге инде күптән ташландыкка әйләнгән бакчачылык ширкәтендә әле дә бәрәңге утыртып йөргән булабыз. Әз булса да гаилә бюджетына файда, яшәргә кирәк бит, хәрәкәттә -...