Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Күңел» радиосының 25 еллык концертында Дәниф Шәрәфетдинов җырлаячак

«Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде Лилия Мәхмүтова.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосының «Безнен яшьлек еллары» дип аталган концерт-тамашада җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның да катнашачагын әйтте. Концерт 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «УНИКС» концерт залында була.

«Казан тамашачысы өчен бу зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә. Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны башкарачак. Тамашачыны бик матур тамаша көтә. Артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Күңел» радиосы бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. «Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, хәтта кешегә утырырга урын юк иде, билетлар сатылып беткән. Без шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт булдыру турында хыялландык. Казанда концертлар күп була, ләкин купшы форматтагы концертлар күп. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев