Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда килешү буенча хәрби хезмәткә кабул итә торган «Батыр» үзәге ачылды

Бүген Казанда килешү буенча хәрби хезмәткә кабул итә торган үзәк ачылды. Бу – Татарстандагы беренче шундый үзәк.

«Батыр» үзәге Казанның Воровский урамында 25 йортта урнашкан. Ул кирәкле документларны һәм медицина белешмәләрен җыйганда вакытны янга калдырырга ярдәм итәчәк.

Гражданин килешүне Россия Оборона министрлыгы белән хәрби комиссариатта төзи. Әмма башта медицина комиссиясе узарга, шәһәрнең медицина оешмаларында һәм ведомстволарында сәламәтлек турында белешмәләр алырга кирәк.

Килешү буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр документлар җыю процессы озак һәм бер атнадан берничә айга кадәр сузылырга мөмкин дип, берничә тапкыр белдергән иде.

Бу мөрәҗәгатьләрдән соң «Батыр» үзәген ачу турында карар кабул ителде. Үзәк «бердәм тәрәзә» принцибы буенча эшли һәм биш гади адымнан тора.

  1. Үзәккә мөрәҗәгать итүчене администратор каршы ала, ул гомуми мәгълүмат бирә һәм булган тәҗрибәгә карап, аларны төркемнәргә бүлә.

  2. Рекрутер түләүләр, ташламалар, хезмәт шартлары турында аңлата, беренчел хәрби белгечлекне билгели.

  3. Менеджер гариза, автобиография һәм кирәкле документларның күчермәләреннән шәхси эш ачарга ярдәм итә.

  4. Кирәк булган очракта, хәрби комиссариат вәкиле хәрби билетны, ЗАГС вәкиле туу турында таныклыкны кире торгызырга ярдәм итә, ә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле тиешле белешмәләрне тикшерә.

  5. Мөрәҗәгать итүчеләрне дежур машинада №16 хастаханәгә алып баралар. Анда алар «яшел коридор» буенча хирург, стоматолог, дерматовенеролог, психиатр, офтальмолог, терапевт, отоларинголог, невролог кебек табибларда тулы тикшеренү циклы уза. Лаборатория диагностикасы (токсикология, канга гомуми анализ, крадиограмма, флюорография һәм башкалар) да уздыралар, писхо-, нарко-, һәм туберкулез диспансерыннан кирәкле белешмәләрне бирәләр.

Уртача алганда, медицина комиссиясе 1,5 сәгать чамасы була. Анализ нәтиҗәләрен көтеп тору мәҗбүри түгел – аларны әзер булуга ук «Батыр» үзәгенә җибәрәләр. Шулай итеп, барлык документларны җыю бер тәүлектән әзрәк вакыт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев