Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Камышлы үзенең тугры улы Миргазяин Динмөхәммәтовның исемен мәңгеләштерде

Авыл уртасында әфган сугышы ветераны, авылның гына түгел, районыбызның чын патриоты, җирлегебез үсешендә якты эзен калдырган Миргазиян Динмөхәммәтов истәлегенә мемориаль такта куелды.

Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм җитәкчеләр, Миргазиянның әнисе Галия апа, гаиләсе, якыннары, авылның олысы-кечесе, сугышчан дуслары катнашты.

Миргазиян Динмөхәммәтов хәрби хезмәтен 1984-1986 елларда Әфганистанда үти. Бу сугышларда никадәр дустын югалта ул! Әнә шул чагында ул тормыш турында тирәннән уйланып, миһербанлык, дуслык, патриотизм хисләренең никадәр кыйммәтле булуын аңлый. Чираттагы хәрби операциядән 16 солдатның нибары 4 сенә генә исән-сау кайту насыйп була. Миргазиян каты яралана. Бу сугышта үз-үзен аямаган кыюлыгы ”Батырлык өчен” медале белән бәһаланә.

Берничә дистә еллар дәвамында Миргазиян сугышчан дусларына, яу кырында ятып калганнарның әти-әниләренә, толларга матди ярдәм күрсәтеп килде. Аның игелек гамәлләренә чикләр булмады. Үз эшенең гаять тынгысызлыгына карамастан, районның иҗтимагый тормышында да актив булырга тырышты, инвалидлар, балалар өчен чаралар үткәрде, спорт ярышлары, патриотик очрашулар оештырыды.

Туган авылы Камышлыны үстерү, төзекләндерү өчен дә кулыннан килгәннең барын да эшләде ул. Ул моны район Советы депутаты вазифасы дип кенә түгел, үзенең туып-үскән авылына изге бурычы дип тә санады. Аның көче белән авылда мәчет калыкты, зират төзекләндерелеп, чисталыкта, тәртиптә тотылды, юллар яңартылды...

Озак еллар әфган сугышы ветераннары Россия Союзы региональ бүлегенең Азнакайдагы оешмасын җитәкләп тә үзенең матур эшләрен, якты эзен калдырды Миргазиян Габдулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев