Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Камышлы Күл тугызынчы дистәсен түгәрәкләде

Тау итәгенә сыенып утырган Камышлы Күл авылының тарихы узган гасыр башларына барып тоташа. 1920 еллар азагында берничә гаилә Туйкә авылыннан аерылып чыгып, ерак түгел, Стәрле елгасы ярында тормыш корып җибәрә. Матур табигате бирегә башкаларны да җәлеп итә. Халык иген игеп, мал асрап, тыныч кына көн күрә. Камышлы Күл зурлардан түгел....

Тау итәгенә сыенып утырган Камышлы Күл авылының тарихы узган гасыр башларына барып тоташа. 1920 еллар азагында берничә гаилә Туйкә авылыннан аерылып чыгып, ерак түгел, Стәрле елгасы ярында тормыш корып җибәрә. Матур табигате бирегә башкаларны да җәлеп итә. Халык иген игеп, мал асрап, тыныч кына көн күрә.

Камышлы Күл зурлардан түгел. Сугыш еллары алдыннан да биредә 31 хуҗалыкта 200 ләп кеше исәпләнгән. Бүген исә 38 йорт бар, 70 ләп кеше яши.

- Соңгы елларда авылга җан өрелә башлады. Нигез яңартучылар да, яңа өйләр салып керүчеләр дә арта. Халык тырыш, сыерын, сарыгын, кош-кортын тота. Менә авылның нуры булып, мәчет төзелеп килә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан батыр якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды, - ди Туйкә авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова.

Узган якшәмбедә Камышлы Күл үзенең 90 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, авылның активистларына, юбилярларга, озак еллар бергә гомер кичергән парларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне җыр-моңнары белән Татарстанның Атказанган артисты Равил Галиев бер төркем иҗатташ дуслары белән бизәде.

- Минем тамырларым шушы авыл белән бәйләнгән. Аллага шөкер, әти-әнием исән-саулар, бүген дә туган нигезебездә матур гына гомер кичерәләр. Моннан ун ел элек башлаган идек Камышлы Күлдә Сабантуй үткәрүне, менә быел олуг юбилейга кайттык, - ди Равил Галиев.

Ландыш Асибакова белән ул бу чараны оештыру өчен җанып-көеп йөргән. Уеннарның ниндиләрен генә уйлап тапмаганнар! Бәйрәмнең йөзек кашы ат чабышлары булды.

Камышлы Күлдә туып үскәннәр генә түгел, тирә-яктан да халык бик күп җыелган иде. Һәркем җәйнең гүзәллеге белән хозурланып, күңеленә рәхәт ял алды. Авыл тарихы исә тагын бер биткә баеды.

Резеда ШӘРИПОВА

Лилия Шәйхуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камышлы Күл тугызынчы дистәсен түгәрәкләде