Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир - егетләр бәйгедә сынала

Автотранспортчылар көне "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы коллективы өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне биредә һөнәри осталык бәйгесе дә үтте. Әүвәл берничә көн элегрәк булган вакыйгаларга кайтып килик. Җитәкчелек һөнәри осталыкка бәйге оештыру турында карар кабул итүгә, аның таләпләре, русчалатып әйтсәк, положениесе эшләнде. Шунда ук максатлар да билгеләнде: бәйге машина...

Автотранспортчылар көне "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы коллективы өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне биредә һөнәри осталык бәйгесе дә үтте.
Әүвәл берничә көн элегрәк булган вакыйгаларга кайтып килик. Җитәкчелек һөнәри осталыкка бәйге оештыру турында карар кабул итүгә, аның таләпләре, русчалатып әйтсәк, положениесе эшләнде. Шунда ук максатлар да билгеләнде: бәйге машина йөртүчеләр һәм цементлау агрегатларында эшләүчеләрнең осталыгын тагын да чарлауда, юл һәм янгын-саклык куркынычсызлыгы таләпләре буенча белемне үстерүдә, эшкә җаваплылык һәм дисциплинаны арттыруда этәргеч булырга тиеш.
Башта бәйгенең теоретик өлеше үтте. 25 кешедән торган машина йөртүчеләр һәм цемент агрегатларында эшләүче 10 экипаждан торган командалар тупланып, хезмәткәрләр арасында бәйге бик киеренке барды. Шунсын да әйтергә кирәк, анда катнашу хокукы бары тик производство йөкләмәләрен үтәп баручылар һәм хезмәт, транспорт дисциплинасын саклаучыларга гына бирелде, аларның шофер һәм моторист таныклыклары булу мәҗбүри һәм һәнәри белемнәре дә тикшерелде.
Шоферлар юл йөрү кагыйдәләре буенча белем дәрәҗәсен күрсәтте. 20 сорауга 10 минутта җавап биреп өлгермисең икән, бәйгедән төшеп каласың, ә инде хата җибәрсәң, һәркайсы өчен 15 секунд штраф салына. Мотористлар да имтихан тотты: һәр билетта эшләрне куркынычсыз башкару буенча 5 сорау бирелгән. Шоферлардан 8 кеше һәм цементлау агрегатларының 3 экипажына финалга чыгу бәхете елмайды.
Һәм инде менә һөнәри бәйрәм көнне бәйгенең практик өлеше игълан ителде. Әйтергә кирәк, практик өлешнең дә сынавы саллы иде. Машина йөртүчеләр "габарит коридоры", "елан юлы", "артка бокс", "уң тәгәрмәч киртәсе" кебек шактый осталык таләп ителгән каршылыкларны ерып чыгарга тиеш булсалар, агрегатлар экипажлары басым торбаүткәргечен җыярга, 50 атмосфера басымында су белән пресслау үткәрергә, бер үк вакытта герметиклыкны да тәэмин итәргә, манифольд линиясен сүтеп, агрегатка урнаштырырга тиеш булдылар.
Яшьлек - яшьлек инде, яшь шоферларның кайберәве, тизлек артыннан куып, машинага утыруга башкарыласы иң төп кагыйдәне үтәмәде - саклану каешын эләктермәде. Жюри комиссиясе рәисе - РФнең почетлы, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре Владимир Кротов, әлбәттә, бу кимчелекләрне тиз эләктереп алды һәм соңыннан, бәйгегә йомгак ясаганда, аларның нинди генә очракта да һичшиксез үтәлергә тиешлеген бик җитди итеп кисәтте. Һөнәри конкурска һәркемнең ныклап әзерләнгәне әллә каян күренеп тора, хәрәкәтләренә күз дә иярми. Шоферлар "елан юлы"ннан зур осталык белән "шуышып" шаккаттырса, мотористлар секундлар эчендә басым торбаүткәргечен сузып, пресслау үткәреп, агрегатка җыеп та куя...
Жюри һәр сынауны энә күзеннән үткәреп, ә тамашачылар конкурсантлар чыгышын алкышларга күмеп тора. Автоколонна хезмәткәрләре Гөлназ Гарипова белән Ләйсән Вәлиева барсын да "кыр кухнясы"нда чәй, өчпочмак белән сыйлады.
- Менә шундый һөнәри бәйгеләр үткәрү бик отышлы, бар яклап файдалы ул, - дип башлады сүзен конкурска йомгак ясап Владимир Алексеевич. - Һәм сез аңа бик җитди әзерләнгәнсез дә. Бүгенге бәйрәм көнендә иң-иңнәрне билгеләү, хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү икеләтә куанычлы.
Шулай итеп, шоферлар арасында "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә һәм күчмә кубокка Ирек Нигъмәтҗанов лаек булды. Себер җиренең кырыс шартларында да бирешмәгән Ирек Габделфәт улы әлеге автоколоннада җиденче елын эшли һәм тырышлыгы, тынгысызлыгы белән күпләргә үрнәк. Бүгенге бәйгедә җиңү яулавы да шуны дәлилли. Икенче урынга Фирдәвес Галиев, гомуми нәтиҗәләр буенча аннан берничә секундка гына калышып, өченчегә Марат Гайсин чыкты. Ә инде цементлау агрегатлары экипажлары арасында йомгак түбәндәгечә: җиңү һәм кубок Павел Тимашев белән Зәйтүн Хәниповта, икенче урында Николай Чекус һәм Марат Садриев экипажы, ә инде өченчедә - ике Галиев: Наил һәм Станислав.
Бәйге җиңүчеләренә Мактау грамотлары, бүләкләр тапшырылды. Гомумән, берәү дә бүләк-күчтәнәчсез китмәде, ни дисәң дә бәйрәм көне дә бит әле бу. Әтиләренең бәйгедә сынашуын тамаша кылырга җанатарлар булып гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Тәбрикләү сүзе белән Станислав Галиевның җәмәгате Надежда чыкты һәм ир-егетләр башкарган хезмәтнең авырлыгын, гаиләләре, якыннарының моны яхшы аңлавын һәм аларга һәрчак терәк-таяныч булырга тырышуларын әйтеп узды.
Механик булып эшләүче Гомәр Галләмовка һөнәри бәйрәм уңаеннан Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Мактау грамотасы тапшырылды.
- Безнең ҖЧҖ составындагы предприятиеләрдән 1нче Азнакай автоколоннасы аерым исәптә тора, - дип башлады сүзен "Таттрансконтур"ның генераль директоры Булат Дәүләтгәрәев. - Азнакайлылар аеруча эшчән, карусыз, бердәм халык. Башка филиаллардагы бар өлге нәкъ менә биредә тупланган. Бу сыйфатлар бәйге барышында да ачык күренде. Автотранспортчылар бәйрәме дип йөртелсә дә, бу транспорт белән бәйле башкаларның да уртак бәйрәме. Әнә, Азнакай район башлыгы да Мактау грамотасын механикка исемләгән, нинди генә хезмәт башкарсак та, максатларыбыз бер.
Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы адресына җылы сүзләр әйтеп, урыны белән көлдереп тә, уйландырып та, ул оешманың Мактау грамоталарын һәм бүләкләрен тапшырды.
"СБК-ТЕХНОСЕРВИС" ҖЧҖнең скважиналарны цементлау хезмәте җитәкчесе Владимир Завьялов, "Таттрансконтур"ның Муравленкодагы управляющие Владимир Брык, "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы начальнигы Руслан Хәлилов чыгышларында коллективка бирелгән югары бәя дә бик гадел һәм урынлы яңгырады.
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ир егетләр бәйгедә сынала