Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет аша җир участогы саткан азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан

Интернет аша җир участогы сатучы азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан. Бүген күпләр үз тормышын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый торгандыр. Әмма соңгы вакытта районда карталардан акча урлау очракларының артуы бер рәхәтнең бер михнәте барлыгын да искә төшерә. Узган атнада Азнакайда яшәүче бер ир-ат интернетка җир...

Интернет аша җир участогы сатучы азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан.

Бүген күпләр үз тормышын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый торгандыр. Әмма соңгы вакытта районда карталардан акча урлау очракларының артуы бер рәхәтнең бер михнәте барлыгын да искә төшерә.

Узган атнада Азнакайда яшәүче бер ир-ат интернетка җир участогы сату турында белдерү урнаштыра.

Бераз вакыттан аңа берәү шалтыратып, җир участогын сатып алырга теләве хакында белдерә һәм берникадәр сумманы алдан түләргә карар кылуы турында әйтә.

Хуҗа кешенең банк картасына "сатып алучы" акчаны күбрәк күчерә. Ир кеше кире шалтыратып, артык акча хакында әйтә. Ул арада кырыгалдар сатучыга төрле сораулар яудырып, җир кишәрлеге хакында сораштыра башлый. Күп тә үтми, мошенник мобиль банк аша беркатлы азнакайлының картасыннан 640 мең сум акчасыннан җилләр очыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет аша җир участогы саткан азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан