Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиһанга Җиңү иңде

Җитмеш беренче Җиңү язы кояшлы җылы көне, азнакайлыларның "Үлемсез полк" илкүләм хәрәкәтенә бердәм кушылып, урамнарны иңләп атлавы, сугыш чорының шанлы еллары хәтирәләрен айкаткан үзешчәннәребезнең чыгышлары, җитәкчеләрнең дулкынландыргыч тәбрикләү сүзләре, бу көнне олысын-кечесен биләп алган бәйрәм халәте күңелләрдә озак сакланыр әле. Әнә, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр...

Җитмеш беренче Җиңү язы кояшлы җылы көне, азнакайлыларның "Үлемсез полк" илкүләм хәрәкәтенә бердәм кушылып, урамнарны иңләп атлавы, сугыш чорының шанлы еллары хәтирәләрен айкаткан үзешчәннәребезнең чыгышлары, җитәкчеләрнең дулкынландыргыч тәбрикләү сүзләре, бу көнне олысын-кечесен биләп алган бәйрәм халәте күңелләрдә озак сакланыр әле.

Әнә, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә үтә.

-Менә икенче ел бәйрәмебезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шәһәребездә нефтьчеләр ярдәме белән ачылган шушы изге урыннарның берсе - Җиңү паркында башлап җибәрәбез, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән котлап. - Бүген без ил азатлыгын яуларга киткән һәм батырларча көрәшеп һәлак булган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, рухларына баш иябез. Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп балганнарның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә бу сугышчыларның нибары 74е исән. Җиңү яулаган ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган райондашлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында без барыбыз да олы бурычлы. Аларның кадерен белик, алар турында кайгыртыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, өлкән буын алдында лаеклы алмаш булырга чордашлары исеменнән сүз биргән, яшьләргә белем һәм тәрбия, чыныгу алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештергән Сукаеш авылы яшьләре лидеры Артур Шәйхулов чыгышларыннан соң яшь гвардиячеләр ил-көннәргә иминлек теләп ап-аяз күк йөзенә күгәрченнәр очырды. Батырлар истәлегенә салют яңгырады, аларны данлап һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Аннары "Үлемсез полк" сафларында халык Җиңү мәйданына үтте. Әти-бабайлары, якыннары, туганнары фотосурәтләрен тоткан олысы-кечесенең бу мизгелләрдә чиксез дулкынлану кичергәнлеге сизелә иде. Әйтерсең лә яу кырында һәлак булган фронтовикларның рухлары да алар белән янәшә атлый....

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантана театральләштерелгән тамаша белән башланып, сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Районыбыздан фронтка киткән 16 мең кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннур Ильясов, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев чыгышларында Азнакайның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, барча азнакайлыларга изге теләкләр юлланды. Яу кырында һәлак булган батырларны данлап салют яңгырады.

Бәйрәмгә быел халык аеруча күп җыелган. Тантана үткән паркта да, мәйданда да кыр кухнялары эшләп, теләге булган һәркем солдат боткасыннан авыз итте. Балалар иҗат коллективлары катнашындагы концерт, аннары инде кичке якта Татарстан мәйданында район һәм шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында җиңү яулаган райондашларның чыгышлары, Җиңү салюты - бәйрәмнең онытылмас мизгелләре әнә шулай көн буена дәвам итте.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиһанга Җиңү иңде