Җиңү бәйрәме белән!
Җиңү бәйрәме белән! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары! Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән ихластан котлыйм! Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык-сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен дә салган бөек...
Җиңү бәйрәме белән!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
Тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары!
Хөрмәтле азнакайлылар!
Сезнең барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән ихластан котлыйм!
Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык-сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен дә салган бөек Җиңү бу.
Илебезгә азатлык тиңдәшсез көрәш, каһарманлык, уннарча миллионлаган кешеләрнең фидакарьлеге белән яуланды. Бөек Җиңүгә халкыбыз зур югалтулар барәбәренә иреште. Аның никадәр күләмле һәм онытылмаслык булуын барыбыз да яхшы аңлый. Безнең Азнакай җирлегеннән генә дә дошман белән көрәшкә 16 меңнән артык асыл ир-егетләребез, гүзәл затларыбыз китте, 8 меңнән артыгы сугыш кырында мәңгелеккә ятып калды.
Бүген без концлагерьларда газап чиккән, тәмуг утын кичергән якташларыбызны искә алабыз. Тылда көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар, яшүсмерләр, балаларны хөрмәтлибез, аларны данлыйбыз. Сез барыгыз да республикабыз, районыбыз үсешенә үзегезнең чиксез зур өлешегезне керттегез.
Фашизмны җиңү - бөтен кешелек өчен онытылмаслык сабак. Бүген без - Җиңү варислары, киләчәк буын тормышы өчен җавап тотып, җирдә иминлек, тынычлык өчен җавап тотабыз.
Ил-көннәргә тынычлык яулаган барлык райондашларыбызга дан һәм хөрмәт!
Барлык ветераннарыбызга сәламәтлек, рәхәт тормыш, ә инде барлык азнакайлыларга аяз күк йөзе, тыныч тормышның кадерен белеп, шатлык-сөенечтә генә яшәвебезне телим!
Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар!
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев