Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт ветераны Чәчкә Баязитова - Азнакай ПАТПсының беренче пионеры

"Мин Азнакай ПАТПсының беренче пионеры идем", - ди хезмәт ветераны Чәчкә Баязитова Безнең ПАТП, хәзерге "Фривей" җәмгыяте елның-елында өлкәннәрне хөрмәтли. Сентябрь азагында пенсионерларны янә чәй өстәле янына җыйдылар. Бу ел аеруча истәлекле, чөнки безнең ПАТПга 55 яшь тулды. Озак еллар ПАТПны җитәкләгән, элеккеге җитәкчебез Кротов Владимир Алексеевич та килгән иде....

"Мин Азнакай ПАТПсының беренче пионеры идем", - ди хезмәт ветераны Чәчкә Баязитова

Безнең ПАТП, хәзерге "Фривей" җәмгыяте елның-елында өлкәннәрне хөрмәтли. Сентябрь азагында пенсионерларны янә чәй өстәле янына җыйдылар. Бу ел аеруча истәлекле, чөнки безнең ПАТПга 55 яшь тулды. Озак еллар ПАТПны җитәкләгән, элеккеге җитәкчебез Кротов Владимир Алексеевич та килгән иде. Барыбыз да татар булуыбызга да карамастан, рәхәтләнеп безнең белән сөйләшеп утырды, чыгыш ясады.

Бик тәэсирле булды бу очрашу. Күңелләр тулып китте, тамакка төер утырды, дулкынланып әйтәсе сүземне дә әйтә алмадым, юкса барча ветераннарны да юбилей белән тәбриклисем килгән иде. Минем өчен ПАТП аеруча кадерле шул, чөнки мин монда беренче "пионер" идем. Минем күңелдә предприятие турында бихисап истәлекләр саклана.

Бәйрәмебездә безне Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров, район ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов, предприятиенең хәзерге директоры Рамил Шәйхелисламов тәбрикләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашулар күңелле үтте, бик күңелебез булды.

Чәчкә БАЯЗИТОВА, озак еллар эшләгән хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Хезмәт ветераны Чәчкә Баязитова - Азнакай  ПАТПсының  беренче  пионеры

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт ветераны Чәчкә Баязитова Азнакай ПАТПсының беренче пионеры