ҖӘМГЫЯТЬ

Грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан аэропортларда тикшерү көчәйтелде

Татарстанның "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында, грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан, республикага килүче гражданнарның сәламәтлеген тикшерү көчәйтелгән. - Йогышлы кискен тын юлы сезонлы авырулар һәм грипп белән чирләү очраклары арту сәбәпле, "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында Россия территориясенә керүче гражданнарның сәламәтлегенә карата игътибар көчәйтелде, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат...

Татарстанның "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында, грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан, республикага килүче гражданнарның сәламәтлеген тикшерү көчәйтелгән.

- Йогышлы кискен тын юлы сезонлы авырулар һәм грипп белән чирләү очраклары арту сәбәпле, "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларында Россия территориясенә керүче гражданнарның сәламәтлегенә карата игътибар көчәйтелде, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. - Әлеге көчәйтелгән чара авыру таралган илләрдән килүчеләр арасында Зика бизгәге белән авыру очраклары булу-булмавын ачыклау өчен дә мөһим.


Идарә тармагыннан кисәтүләренчә, Зика бизгәге дөньяның 27 илендә Төньяк Америка, Көньяк Америка һәм Азиат Тын океан төбәкләрендә теркәлгән.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Грипп һәм Зика бизгәге уңаеннан аэропортларда тикшерү көчәйтелде

Нет комментариев