Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Гасыр чордашы

Туган көне белән котларга шундый зур делегация килер дип уйламагандыр да ул. Шаян телле Миргасим ага: "Әле 99 гына, 100 яшь - юбилей түгел бит!", - дигәндер, тәгаен. Ә алар килде, җыелышып, шау-гөр итеп килеп керделәр: район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы, лаеклы ялга чыккач...

Туган көне белән котларга шундый зур делегация килер дип уйламагандыр да ул. Шаян телле Миргасим ага: "Әле 99 гына, 100 яшь - юбилей түгел бит!", - дигәндер, тәгаен. Ә алар килде, җыелышып, шау-гөр итеп килеп керделәр: район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы, лаеклы ялга чыккач 10 елга якын эшләгән урыны - АПТСтан вәкилләр...
-Миргасим ага, Сез безнең кадерле ветераннарыбызның берсе. Илнең бүгенге имин, матур тормышы өчен көрәшеп Җиңү яулаган яугир, аның үсешенә зур хезмәт куйган фидакарьләрнең берсе. Бар яклап та, барча буынга олы үрнәк. Сезнең алда хөрмәт белән баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез! - диде изге теләкләрен ирештереп район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ветеранны тәбрикләргә килгән һәркем котлау сүзен әйтергә, бүләкләрен тапшырырга ашыкты.
Миргасим Касыймов Прибалтиканы, Карелияне азат итүдә, Көнбатыш фронтта, Мәскәү, Ленинград өчен барган сугышларда катнашкан, бик күп бүләкләргә ия ветеран. Тыныч тормышка кайткач та ул партия органнарында җаваплы постлар били, үзвакытында берара "Маяк" газетасында редакторлык йөген тарта, бик күп еллар балаларга белем бирә. Азнакайның Почетлы гражданы да ул. Бүгенге көндә кызы Наиләнең кадер-хөрмәтендә, оныкларының җан җылысын тоеп яши ветеран.
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гасыр чордашы