Гаилә парлары «Азнакай» санаториен сайлый!
Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны
Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте: Ырынбургдан – 2, Самарадан – 2, Ульяновскидан – 3, Дагестаннан – 2, Башкортстаннан – 38, Татарстаннан 40 кеше. Чистай шәһәреннән килгән Гүзәл һәм Марат Миндияровлар гаилә парыннан санаторийдан һәм Азнакай шәһәреннән алган тәэсирләре белән дә кызыксындык.
– Тормыш иптәшем белән без әлеге санаторийда инде дүртенче тапкыр ял итәбез, һәм һәрвакыт дәвалау базасының югары дәрәҗәсе, хезмәткәрләрнең ял итүчеләргә ихтирамлы, игътибарлы мөнәсәбәте сокландыра! Бирегә килү өйгә якыннарыңа кайту кебек хисне уята. Узган елларда без Чатыр тауга экскурсиягә барган идек, күп-күп фотолар ясадык – шундый ошаган иде. Коллективның бербөтен организм булып эшләве – Рөстәм Ибраһимович һәм Ләлә Ибраһимовнаның җитәкчелеге нәтиҗәсе. Аларга бик зур рәхмәт! Тагын килергә җыенабыз, хәтта елына ике тапкыр булса, әйбәт булыр иде – дип сөйләде Гүзәл Миндиярова.
– Әйе, Татарстанның иң югары ноктасы булган изге җирдә – Чатыр тауда без булдык. Шәһәрдә йөргәндә аеруча яктылыклы-музыка фонтаны ошады – бик матур ясаганнар, кич белән шунда яхшы музыка тыңлап, ял итәргә әйбәт. Тормыш иптәшем белән килешәм – «Азнакай» санаториенда ял итү шундый рәхәт! – диде кушылып Марат Миндияров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев