Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшкә бирсәң чын күңел

Юлчы хезмәте җиңелләрдән түгел.

Эссе кояш астында да, җил-яңгырда да, кар-буранда да эшләргә туры килә аларга. Бары үз һөнәрен яратучылар гына мондый катлаулы шартларга түзә һәм сайлаган юлына тугры кала торгандыр.

Раил Хәлиуллин автомобиль юллары идарәсендә 2012 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын гади юл эшчесе булып башлап, бүгенге көндә мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән.

– Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара, – ди аның турында предприятиенең баш инженеры  Илһам Шакиров.

Раил Хәлиуллин кул астында 7 эшче. Алар бер команда булып, аңлашып эшлиләр.

– Үземне башка тармакта күз алдына да китермим. Юлчылар – авылларны-шәһәрләрне бер-берсенә тоташтыручылар, безнең хезмәткә җәмгыятьнең социаль һәм икътисади үсеше, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге бәйле, – ди ул.

Тормыш иптәше белән Гөлнара белән алар ул һәм кыз үстерәләр. Ял вакытларында Раил балык тотарга ярата.

Районыбызда юлларның озынлыгы 860 чакрым тәшкил итә. Юл хезмәткәрләре аларны ел әйләнәсе карап торалар.

Азнакай районы буенча агымдагы елда автомобиль юлларын ремонтлауга республика, муниципаль программалар нигезендә 900 млн сумнан артык акча каралган. Ел саен бу эшләрдә район “Татнефть” җәмгыяте ярдәмен тоя. Авылларда үзара салым акчаларына таш юллар түшәлә, “Безнең ишегалды” республика программасы буенча күп фатирлы йортлар тирәләре төзекләндерүгә быел 262 млн сум акча бирелгән. Шәһәр һәм бистәләр территорияләрендә 200 мең кв.м юлларны яхшы торышка китерү буенча эш башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев