Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров: “Аутизм диагнозлы балалар дәүләт кайгыртуына мохтаҗ”

Дәүләт Думасы депутаты әти-әниләр белән очрашу вакытында әнә шундый фикерен белдереп, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә әзер булуын әйтте. Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле һәм үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә яшәү һәм тернәкләнү шартлары тудыру мөһим дәүләткүләм бурыч итеп куелган. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык сораулар да киң җәмәгатьчелекне тартып, бергәләп хәл ителә....

Дәүләт Думасы депутаты әти-әниләр белән очрашу вакытында әнә шундый фикерен белдереп, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә әзер булуын әйтте.

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле һәм үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә яшәү һәм тернәкләнү шартлары тудыру мөһим дәүләткүләм бурыч итеп куелган. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык сораулар да киң җәмәгатьчелекне тартып, бергәләп хәл ителә.

Инвалидлар иҗтимагый оешмалары республикада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен кабул ителгән барлык программаларның экспертлары булып тора һәм аларны төзүдә турыдан-туры катнашалар. Шулай 2011 елда "Уңайлы мохит" программасы гамәлгә кертелгән иде. Инвалидларны эшкә урнаштыру юнәлешендә дә берничә социаль программа булдырылды.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү өлкәсендә колачлы инновацион алымнар Россиядә иң беренчеләрдән булып Татарстанда кулланыла башлады. Сәламәтлеге аеруча җитди торган балалар тәрбияләүче гаиләләр игътибар үзәгенә куелды. Әлмәттә аутизм диагнозлы балаларны тернәкләндерү өчен шартлар тудыру максатында кабул ителгән программа да республикада беренчесе түгел.

Президент Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында башкалада узган елдан алып балалар өчен арт-терапия проекты эшли. Аларга иҗади сәләтләрен ачу, үстерү өчен күптөрле шартлар тудырыла. Проектның партнерлары да сәнгать мәктәпләре, республиканың рәссамнар берлеге, Казан сәнгать көллияте. Әлмәттә башлангыч алачак программа Татарстанда үсешләре үзенчәлекле кешеләргә җәмгыятькә тулысынча яраклашу мөмкинлеге бирүче комплекслы система төзүдә янә бер адым булып тора.

Фото http://sntat.ru/obshchestvo/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров: “Аутизм диагнозлы балалар дәүләт кайгыртуына мохтаҗ”