Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр нәрсә үз урынында

Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: "Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!" дип фикер йөртә. Шуннан соң озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да, авыруыннан...

Авыл тормышы белән яшәүче бер кешенең күзе тирес кортына төшә. Һәм: "Карале, бу җирәнгеч күренешле һәм исле тирес кортының бу дөньяга яралуында нинди хикмәт бар инде?!" дип фикер йөртә.
Шуннан соң озак вакыт та үтми, әлеге кеше авырып китә. Нинди генә табибка барып, нинди генә дарулар эчеп караса да, авыруыннан котыла алмый. Шулай итеп көннәрнең бер көнендә аның юлына Һиндстан якларыннан килгән бер табиб очрый. "Авыруыңнан котылырга теләсәң, тирес кортларын киптереп, кайнар суда кайнатып эч", дигән киңәш бирә. Авырудан интеккән кеше табибның киңәшләрен үти һәм авыруыннан котыла. Үзенең тирес кортын кимсетеп каравын искә төшереп: "Әй, Раббым Аллаһ, гафу ит мине, бу дөньяда яралган һәм яратылган бер генә мәхлук та болай гына, буш, хикмәтсез һәм урынсыз яратылмаган икән", дип тәүбә итә.
Хөрмәтле дустым! Югарыда сөйләнгән кыйссадагы хакыйкатьне Аллаһ Тәгалә үзенең китабында: "Бу дөньяда булган бер генә нәрсәне дә буш, кирәксез итеп яратмадым", дип раслый. Шуңа күрә дөнья йортында күзебезгә чалынган бер әйбергә дә түбәнсетеп һәм кимсетеп карау ярамый. Күктәге ай, кояш һәм йолдызлардан алып җирдәге филгә кадәр, филдән алып тәннәребезгә энә кадап, каннарыбызны эчкән черкигә кадәр - бөтенесе үз урынында, үз эшләрен һәм вазифаларын башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һђр нђрсђ њз урынында