Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит кеше кайгысына битараф булмаган һәркемгә рәхмәт

Азнакайда «Человек» коммерциячел булмаган оешманың 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Бүген Азнакай шәһәренең «МИКС» яшүсмерләр клубында истәлекле чара узды. Монда йөрәк кушуы буенча авыр тормыш хәлендә калган якташларына ярдәм күрсәтүчеләр җыелды.

Очрашуны ачып, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин өлкәннәргә һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, картлар йортларына һәм балалар йортларына, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күңел җылысын бүләк итүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

«Человек» коммерцияле булмаган оешма командасы Азнакайда 2018 елдан бирле эшли, аның төп составы 4 кешене берләштерә, әмма бүген әлеге энтузиастларга бөтен район буенча кушылучылар йөзләрчә генә түгел, ә меңнәрчә. Алар азык-төлек һәм кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары, терлек азыгы һәм башка бик күп нәрсәләр белән булышалар.

«Человек» социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Аделя Гәрәева теләктәшләренә изге теләкләр белән Рәхмәт хатлары тапшырды. Районыбызның яшь талантлары кичәне үзләренең музыкаль чыгышлары белән бизәделәр.

Бу көнне чын күңелдән чыккан тойгылар һәм киләчәккә яңа планнар күп булды.

- Кулдан килгәнчә ярдәм иткән һәркемгә бөтен гаиләбез исеменнән рәхмәтебезне белдерәсем килә, диде шушы зур команда кыйммәтле тернәкләндерү узарга ярдәм иткән бер кызчыкның әбисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев