Тиз дә үтә вакыт дигәнең, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренә дә санаулы гына көн калды.
Ә сез бу истәлекле кичә өчен күлмәк, костюмнар алырга өлгердегезме соң әле? Ничә сумга төште? Балалары быел унберенчене тәмамлаган берничә әти-әнигә шул сорауны биреп карадык. Бәяләрне беләсегез киләме?
Кайберәүләргә 9 сыйныфны тәмамлаучы ир-егетләрне киендерү 6-8 мең сумга төшкән. Кызлар өчен күлмәкләр төрле бәядә: берәүләрнең “янчыгы” 4-6 сумлыкка җитсә, икенчеләре 10 меңнән дә артып китүен әйтә. Кайберәүләр аларны тектергән, кул осталары үзләре теккән.
Нет комментариев