Чубар Абдул мәдәният йортында 1 июльдән җәйге балалар ял клубы эшли башлады.
Иртәдән монда балаларның шат авазлары яңгырый, уеннар тынып тормый.
Беренче очрашуны иртәнге зарядкадан башладык. Балалар куркынычсызлык буенча инструктаж да үттеләр. Аннан һәрберсе белән танышып чыктык. Балалар белән бергәләп клуб планы хакында да фикер алыштык.
Айназ Әхмәтшина, мәдәният йорты директоры
Нет комментариев