Чернобыль авариясенә – 30 ел
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 73 кеше, инде мәрхүм булган 20 ир-егетнең тол хатыннары...
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 73 кеше, инде мәрхүм булган 20 ир-егетнең тол хатыннары яши. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакат китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан йолып калган райондашларыбыз алдында чиксез бурычлыбыз.
Әлеге дата уңаеннан узган атна ахырында чернобыльчеләргә ярдәм-кайгырту, ташламалар, социаль яклау чаралары хакында "Түгәрәк өстәл" сөйләшүе үтте. Кичә Чернобыль авариясенә 30 ел тулуга багышлап районкүләм тантаналы чара үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев