Чернобыль авариясенә – 30 ел
1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 73 кеше, инде мәрхүм булган 20 ир-егетнең тол хатыннары...