Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр-тау кунаклар җыя

10 июльдә Азнакайның Чатыр тавында төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” исемле халык иҗаты фестивале үткәрелә.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә “Чатыр тау җиле” исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китә. “Балачак аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Кул эшләре аланы”, “Халыклар дуслыгы урамы”, “Яшьләр урамы” мәйданчыкларында кул эшләре, милли ашлар күргәзмәләре белән танышырга, милли уеннарда катнашырга, республиканың төрле районнарыннан килгән фольклор коллективлары чыгышын карарга, остаханәләрдә катнашырга чакырабыз.

Чатыр тауга бу көнне шәһәребезнең Татарстан мәйданыннан һәм автовокзалдан 9.00 сәгатьтән махсус автобуслар йөриячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев