Узган гасырның иң зур техноген һәлакәте – Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 40 ел тулды
Чернобыль каһарманнарына тирән һөрмәт белән Чернобыль фаҗигасенә 40 ел уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллинның мөрәҗәгате
Йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылган бу фаҗига азнакайлыларны да урап үтми. Әлеге афәтләрне җиңеп туган якларга кайткач та алар районның төрле тармак ларында хезмәт куеп, аның үсешенә үзләренең зур өлешен керттеләр. Ни кызганыч, инде аларның да сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүген без аварияне юк итүдә катнашкан дистәләгән ир-егетләребез батырлыгы алдында баш иябез, олы йөрәкле, туган илгә тугры якташларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исән-сау булып, гаилә иминлегендә, куанычлар гына кичереп яшәргә язсын. Киләчәктә мондый афәтләр кабатланмасын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!