Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнән репортаж. Актүбәдә әкияти сквер ачылды

Актүбәдә беренче нефть фонтаны 1951 елда ата. Шуннан соң бу яклар танымаслык булып үзгәрә, бирегә илнең төрле төбәкләреннән бораулаучылар, нефтьчеләр ташкыны агыла. 1956 елда бистәгә нигез салына. Гүзәл табигать кочагында урнашкан Актүбә Азнакайдан калышмый, көннән-көн үсә, матурая бара. Урамга чыксаң, төзекләндерелгән урамнар, яңа зур йортлар, сквер һәм парклар, кояш нурында...

Актүбәдә беренче нефть фонтаны 1951 елда ата. Шуннан соң бу яклар танымаслык булып үзгәрә, бирегә илнең төрле төбәкләреннән бораулаучылар, нефтьчеләр ташкыны агыла. 1956 елда бистәгә нигез салына.

Гүзәл табигать кочагында урнашкан Актүбә Азнакайдан калышмый, көннән-көн үсә, матурая бара. Урамга чыксаң, төзекләндерелгән урамнар, яңа зур йортлар, сквер һәм парклар, кояш нурында алтын нурларын балкытып утыручы чиркәү түбәләре һәм мәһабәт мәчет манаралары күз явын ала. Актүбәнең халкы да бик дус. Монда менә алты дистә ел буенча төрле милләт вәкилләре бердәм, тату көн күрә.

29 августта халык Җиңү мәйданына олуг бәйрәмгә җыелды. Бистәнең 60 еллык юбилеена бу мәйдан танымаслык булып матурланган, күптән түгел генә фонтан ачу тантанасы булган иде. Инде менә биредә әкияти сквер ачылды.

Район җитәкчеләре тантаналы рәвештә скверны ачык дип игълан итеп, тасмасын кискәч, яңа ял почмагына бөтен бистә халкы агылды. Кечкенә генә сквер үз эченә Кабартма белән Төлкене дә, Маша һәм Аюны, күн итекле Песине, ике тычканлы Леопольдны, "Ну, погоди!" мультфильмындагы куянкайны, Винни-пух һәм Пятачокны, алтын ачкычлы Буратино һәм Тортилланы, Чебурашка белән Гена һәм Шапоклякны үз эченә сыйдыра алган. Әлеге сыннар янында шул әкият персонажлары булып киенгән кешеләр дә баскан иде. Бу сквер аеруча сабыйлар күңеленә хуш килде. Алар шул ук мизгелдә тылсымлы сыннар янына йөгерделәр, туйганчы сыннан янында фотога төштеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шайдуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ренат Хайров актүбәлеләрне бәйрәм белән котладылар, аның үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шулай ук "Актүбә - син минем йөрәгем түрендә" фотоконкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Бәйрәмне бистәбез һәм районыбыз сандугачлары җыр-моңнары белән бизәде. Кичке җидедән соң бәйрәм Җиңү мәйданыннан Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркына күчте. Монда эстрада йолдызы Айдар Галимов, "Ворожея" ансамбле чыгыш ясады.

Азактан актүбәлеләрне төрле төсле салют шатландырды.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнән репортаж. Актүбәдә әкияти сквер ачылды