Бәйрәмнән репортаж. Актүбәдә әкияти сквер ачылды
Актүбәдә беренче нефть фонтаны 1951 елда ата. Шуннан соң бу яклар танымаслык булып үзгәрә, бирегә илнең төрле төбәкләреннән бораулаучылар, нефтьчеләр ташкыны агыла. 1956 елда бистәгә нигез салына.
Гүзәл табигать кочагында урнашкан Актүбә Азнакайдан калышмый, көннән-көн үсә, матурая бара. Урамга чыксаң, төзекләндерелгән урамнар, яңа зур йортлар, сквер һәм парклар, кояш нурында...