Хөрмәтле нефтьчеләр, коллегалар!
Һәр елны сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез, тормышын нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм файдалануга тапшыру белән бәйләгән кешеләрнең биографиясендә билгеле бер урын алып тора.
Без, нефтьчеләр, бу бәйрәмне Республика көне һәм шәһәр көне белән берләштереп, барлык халык белән берлектә, алдагы максат-программалар уңышыннан туган күтәренке рухта...
Хөрмәтле нефтьчеләр, коллегалар!
Һәр елны сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез, тормышын нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм файдалануга тапшыру белән бәйләгән кешеләрнең биографиясендә билгеле бер урын алып тора.
Без, нефтьчеләр, бу бәйрәмне Республика көне һәм шәһәр көне белән берләштереп, барлык халык белән берлектә, алдагы максат-программалар уңышыннан туган күтәренке рухта билгеләп үтәбез. Бу - язмышларын авыр һәм катлаулы нефть табу эше белән бәйләгән һәркайсыбызның уртак тантанасы.
Бүген "Татнефть" җәмгыяте елына 25 миллион тоннадан артык кара алтын таба. Аның нигезенә кешеләребезнең еллар буена туплаган зур тәҗрибәсе салынган. Ул - безнең коллективның да тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Быелның 8 аенда гына да Азнакай нефтьчеләре тарафыннан 2 миллион тоннадан артык нефть чыгарылды.
Әлеге уңышларыбызда барлык дәрәҗәдәге хезмәткәрләр - промыселдагылар, геологлар, икътисадчылар, технологлар, механиклар, электриклар, ремонтчылар, автоматчылар, шулай ук барлык тармак җитәкчеләренең хезмәте ята. Сүз дә юк, Азнакай нефтьчеләре яулаган үрләргә ирешүдә талантлы җитәкчеләр, профессионал инженерлык корпусы, белгечләр, коллективның намуслы эшчәнлеге зур роль уйный.
Ятмаларны үзләштерә башлаудан алып 484 миллион тонна "сыек алтын" табылды. Бу - Татарстанда табылган гомуми күләмнең җидедән бер өлеше.
Безнең "Татнефть" компаниясе нефть чыгаручы гади сәнәгать предприятиесе генә түгел, ул - югары технологияле, социаль юнәлештәге компания. Тотрыклы рәвештә нефть чыгарып, нефть химиясе һәм эшкәртү өлкәсендә стратегик бурычларны тормышка ашырып, иң күп салым түләүче, республиканың иң төп бюджет тудыручы предприятиеләренең берсе булып кала. Алай гына да түгел, аның эшчәнлеге башка тармаклар - машина төзү, төзелеш индустриясе, химия сәнәгате һәм халык хуҗалыгының башка секторларына синергетик йогынты ясый. Бу исә барлык дәрәҗә бюджетны тутыру, яңа эш урыннары булдыру, кешеләрнең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, авылларда яшәүчеләр, укытучылар, табиблар, бюджет өлкәсенең башка хезмәткәрләренә тотрыклы хезмәт хакы түләүдә яңа мөмкинлекләр бирә.
Тармакны үстерүгә шартлар тудыру, үз илебез җитештерүчеләрен яклау, булган производстволарда керемнәрне арттыру, яңаларын ачу стратегиясе республикабызны, шул исәптән компанияне дә уңышлы һәм конкурентлыкка сәләтле итә. Бу социаль өлкәне финанслау, көнкүрешнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеген бирә дә инде.
"Татнефть"нең Азнакай шәһәре һәм районындагы социаль объектларга керткән өлешен бик озаклап санарга булыр иде. Җәмгыятьнең генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәгановка, Азнакай районы җитәкчеләренә бер-беребез белән аңлашып, хезмәттәшлектә, ярдәмләшеп эшләүгә рәхмәтлебез.
Бүгенге көндә чыгымнарны оптимальләштерүгә, сакчыл производство элементларын ашыгыч кертүгә юнәлтелгән яңа карарлар кабул итү һәм бу чараларны тормышка ашыру мөһим бурычыбыз булып тора.
Нефтьчеләр көнен бәйрәм иткәндә, намуслы хезмәтләре, "Татнефть" идеяләренә тугры булганнары өчен идарәнең барлык коллектив әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, рухи дәрт, бетмәс тормыш энергиясе, бәхетләр телим! Эшебез шулай мавыктыргыч, иминлектә, уңышлы барсын, һәркайсыгызга үз юнәлешендә яңа үрләр яуларга язсын!
"Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелеге
Нет комментариев