Әгерҗе авылында яшәүче пенсионер Әлфия апа да сигез пар йон оекбаш бәйләгән
— Оекбашлар егетләребезнең аякларын җылытсын. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! — дип изге теләкләрен тели ул.
Әлфия апа 35 ел хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган.Тормыш иптәше Нәдерхан абый гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Тигез, матур гаиләдә алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар сигез оныкның бәхетле әби-бабасы.
Нет комментариев