Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биналарны дәүләт исәбенә алу тәртибе үзгәрде

2012 елның 1 гыйнварыннан биналар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алуда Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2011 елның 14 октябрендәге 577 нче фәрманы белән расланган яңа тәртип үз көченә кертелде. . Башка кайбер төбәкләр кебек үк, Татарстан Республикасы да яңа технологияләр куллануда старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 ел башыннан бу...

2012 елның 1 гыйнварыннан биналар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алуда Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2011 елның 14 октябрендәге 577 нче фәрманы белән расланган яңа тәртип үз көченә кертелде.

. Башка кайбер төбәкләр кебек үк, Татарстан Республикасы да яңа технологияләр куллануда старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 ел башыннан бу тәртип ни дәрәҗәдә үзгәрде соң? Бу хакта без "Кадастр палатасы"ның ТР буенча федераль бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафаровадан белешергә булдык.

- Ленара Акмалетдиновна, дәүләт исәбенә алу тәртибе нилектән үзгәрде? Әлеге үзгәрешләрнең гади халыкка файдасы бармы?

- Соңгы елларда дәүләт хезмәт күрсәтүе өлкәсендәге яңа проектларның барсы да диярлек системаның эшен оптимальләштерүгә юнәлтелгән. Монда өстенлек гражданнар белән белән эшләүнең сыйфатын яхшыртуга бирелә. Капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алудагы яңалыклар да шул максатны күздә тота, төп бурыч булып кадастр исәбе органын һәм мөрәҗәгать итүчеләрне 2013 елда көтелгән капиталь төзелеш объектларын күчемсез милек кадастры үткәрү турында бердәм закон нигезендә кадастр исәбенә алуга күчүгә әзерләү тора.

- Гражданнар өчен бу үзгәрешләрнең кайсылары аеруча әһәмияткә ия һәм үзен ныграк сиздерәчәк?

- Беренчедән, ике ел дәвамында, 2012 елның 1 гыйнварыннан алып, техник планны әзерләүне дәүләт техник исәбе һәм техник инвентарьлаштыру буенча оешмалар, шулай ук кадастр инженерлары тормышка ашырачак. Документларны әзерләү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен һәркем үзе хәл итә. Элек техник исәп өчен документларны бары тик техник инвентарьлаштыруның аккредицияләнгән органнары гына әзерли иде.

Икенчедән, капиталь төзелеш объектын исәпкә кую өчен әлегә кадәр моны башкарган техник инвентарьлаштыру органы гына түгел, ә аңа хокуклы хуҗасы да мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, гыйнвар аеннан кадастр палатасыннан бина, корылма яки төзелеп бетмәгән объект турында белешмәләрне аларның хуҗалары гына түгел, ә теләге булган һәркем сорый ала.

Милек кадастры турында закон үз көченә кергәнче (капиталь төзелеш объектларын кадастр исәбенә алу өлешендә), исәпкә алу да, корылмалар турында белешмәләр бирү дә бушлай башкарылачак.

- Үзгәрешләргә күчкәнче, бераз "күнегү вакыты" биреләдер бит?

- Әйе, законны кабул итүчеләр бу якны да караган. Капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алу турында 2012 елның 1 гыйнварына кадәр бирелгән гаризалар Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2006 елның 8 сентябрендәге 268 нче фәрманы нигезендәге тәртип буенча карала.

Моннан тыш, Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2011 елның 14 октябрендәге 577 нче фәрманы гамәлгә кертелгән көннән башлап, өч ай дәвамында дәүләт теркәве өчен гариза бирүче техник план урынына техник паспортны бирә ала.

Капиталь төзелеш объектларын техник исәпкә алу сроклары хакында да әйтеп үтәргә кирәк. 1 гыйнвардан алып бу процедура 20 эш көнендә башкарыла. Биналар һәм корылмаларга мәгълүматлар бирү срогы элеккечә - 5 эш көнендә килеш кала.

Сүземне йомгаклап, дәүләт исәбенә алу турында гариза бирүчеләрне борчылмаска чакырыр идем, кадастр палатасы әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә тудырылган барлык уңайсызлыкларны мөмкин кадәр киметү өчен барсын да эшлиячәк. Бу федераль органнар тарафыннан безнең учреждение базасында гамәлгә кертелүче беренче генә проект түгел, шуңа күрә дә без алдагы яңарышларны әзерләнеп, уңай кабул итеп көтәбез. Республикада яшәүчеләр дә үзгәрешләргә шундый мөнәсәбәттә булыр, дип өметләнәбез.

- Ленара Акмалетдиновна, тәфсилле аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт! Яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев