Бүген Азнакайда "Маяк" газетасының 149 яшьтәше яши
"Маяк" газетасы 85 ел нәшер ителү дәверендә исемен өч тапкыр алыштыра: 1930 елның 15 мартында район газетасының беренче саны "Трактор" исеме астында дөнья күрә; 1931 елдан ул "Коммуна", 1965 елдан "Маяк" исеме белән чыга *85 ел эчендә газетабызның 12950 саны дөнья күрде *"Маяк"ның бер санын басу өчен (7800 данә тираж)...
"Маяк" газетасы 85 ел нәшер ителү дәверендә исемен өч тапкыр алыштыра: 1930 елның 15 мартында район газетасының беренче саны "Трактор" исеме астында дөнья күрә; 1931 елдан ул "Коммуна", 1965 елдан "Маяк" исеме белән чыга
*85 ел эчендә газетабызның 12950 саны дөнья күрде *"Маяк"ның бер санын басу өчен (7800 данә тираж) 468 килограмм кәгазь кирәк
*Беренче елларда газета 2500 данә тираж белән чыга
*1984 елда "Маяк" газетасы редакциясенең уңай тәҗрибәсен өйрәнү өчен КПСС Үзәк Комитеты инструкторы килә
*1940 елдан газета латин графикасыннан кириллицага күчә
*1957 елдан "Маяк" ике телдә - татар һәм рус телләрендә нәшер ителә башлый
*1959 елда "Маяк" газетасы каршында "Гөлстан" әдәби берләшмәсе барлыкка килә
*"Маяк" газетасы үз канаты астында ныгып, республиканың иҗат дөньясында иң югары бүләккә - Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булган 3 лауреаты: Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев белән хаклы горурлана
*2008 елдан безнең редакция Татарстанның иң зур медиа-холдингы - "ТАТМЕДИА" акционерлар җәмгыяте филиалы булып тора
*Ике ел рәттән (2013, 2014) "Маяк" газетасы "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" конкурсында җиңү яулады
*2015 ел башында узган ел нәтиҗәләре буенча "Маяк" коллективы "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиаллары арасында "Ел лидеры" булып танылды
*Бүген Азнакайда газетабызның 149 яшьтәше яши
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев