ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм дәүләт имтиханнары старт алды

23 мартта бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыру этабы старт алды. Дүшәмбе чыгарылыш укучылары математикадан база дәрәҗәсендә, ә 26 мартта профиль дәрәҗәсендә имтихан тотты. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, районда алдан тапшырырга теләк белдерүче булмаган. Быел унберенче сыйныфны тәмамлап, аттестат алу өчен бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән - 24, математикадан профиль дәрәҗәсендә -...

23 мартта бердәм дәүләт имтиханнарын алдан тапшыру этабы старт алды. Дүшәмбе чыгарылыш укучылары математикадан база дәрәҗәсендә, ә 26 мартта профиль дәрәҗәсендә имтихан тотты. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, районда алдан тапшырырга теләк белдерүче булмаган. Быел унберенче сыйныфны тәмамлап, аттестат алу өчен бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән - 24, математикадан профиль дәрәҗәсендә - 27, база дәрәҗәсендә 3 балл җыярга кирәк. Ә югары уку йортына керергә өмет итсәң, баллар саны рус теленнән - 36, математикадан - 27дән дә ким булмаска тиеш.


Бердәм дәүләт имтиханнары старт алды

Нет комментариев