Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Өмет” үзәге балаларга карата каты мөнәсәбәт проблемасы буенча профилактика эшләре алып бара

Кызганычка каршы, тормышта балаларга карата каты мөнәсәбәт белән очрашырга туры килә. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге әлеге юнәлештә профилактика эшләре алып бара. Ведомствоара патронаждагы гаиләләр белән "Бәйлелеккә каршы тора бел" дигән тренинг занятиесе дә шул максатлардан чыгып үткәрелде. Психолог Лилия Гарифуллина, социаль эш буенча белгечләр Лилия...

Кызганычка каршы, тормышта балаларга карата каты мөнәсәбәт белән очрашырга туры килә. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге әлеге юнәлештә профилактика эшләре алып бара. Ведомствоара патронаждагы гаиләләр белән "Бәйлелеккә каршы тора бел" дигән тренинг занятиесе дә шул максатлардан чыгып үткәрелде.


Психолог Лилия Гарифуллина, социаль эш буенча белгечләр Лилия Исламбратова, Раушания Гайфиева алкоголизмның бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынтысын төшендерергә тырыштылар.


- Әгәр дә гаиләдә ата-ана башын хәмергә салган икән, иң беренче чиратта, балалар зыян күрә. Эчкече кешенең психикасы тотрыксыз була, ул юктан да ярсып, кызып китә, кул күтәрә. Бала ата-анасы өчен иптәшләре алдында да кыенсыну кичерә, - ди Лилия Гарифуллина.


Ролан Быковның "Мин монда беркайчан да кайтмыйм" дигән фильмын карагач, занятиедә катнашучылар аның буенча фикер алышты. Алты яшьлек Любаның исерек әнисе аркасында күргәннәре уйга салырлык булды.


Әти-әниләр шулай ук балалар белән үзара мөнәсәбәткә кагылышлы тест та үттеләр. Шулай ук гаиләдәге ызгыш очрагын беркемнең дә хокукларын бозмыйча хәл итүгә юнәлдерелгән уен-занятие дә әти-әниләр белән мондый сөйләшү кирәклеген күрсәтте.

Раушания ГАЙФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Өмет” үзәге балаларга карата каты мөнәсәбәт проблемасы буенча профилактика эшләре алып б...