Азнакайның “Өмет” үзәге балаларга карата каты мөнәсәбәт проблемасы буенча профилактика эшләре алып бара
Кызганычка каршы, тормышта балаларга карата каты мөнәсәбәт белән очрашырга туры килә. "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге әлеге юнәлештә профилактика эшләре алып бара. Ведомствоара патронаждагы гаиләләр белән "Бәйлелеккә каршы тора бел" дигән тренинг занятиесе дә шул максатлардан чыгып үткәрелде.
Психолог Лилия Гарифуллина, социаль эш буенча белгечләр Лилия...