Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның матурлыгы – торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәт җимеше

Иртән торып чыгуыңа подъезд чиста, урам җыештырылган булса, күңел сөенә. Чәчәк клумбаларына, юк-бардан әвәләп, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерелгән сыннарга карап тагын бер кат елмаеп үтәсең. Ә бит күп вакыт бу матурлыкны тудыручыларның үзләрен күрмибез дә. Болар бар да - торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәт җимеше. Алар үз адресларына җылы сүзне...

Иртән торып чыгуыңа подъезд чиста, урам җыештырылган булса, күңел сөенә. Чәчәк клумбаларына, юк-бардан әвәләп, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерелгән сыннарга карап тагын бер кат елмаеп үтәсең. Ә бит күп вакыт бу матурлыкны тудыручыларның үзләрен күрмибез дә.

Болар бар да - торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәт җимеше. Алар үз адресларына җылы сүзне аз ишетә. Ә менә күптән түгел бу өлкәнең ветераннарын хөрмәтләп, "Акчарлак" ресторанына бәйрәм табынына җыйдылар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга Азнакаебызны гөлбакча итеп тотулары өчен тирән рәхмәтен белдерде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров кайчандыр Азнакайның иң төзек шәһәр исемен яулавын, традицияләрнең дәвам итеп, быел Актүбә бистәсенең дә илкүләм җиңүгә ирешүен билгеләп үтте.

1 сентябрьдә эшлекле визит белән килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та азнакайлыларга бик югары бәя биреп китте.

- Районда 354 күп фатирлы торак йорт бар. Алар белән биш торак милекчекләре ширкәте идарә итә. Быел 35 йортка 90 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Барлык йортлар җылылык сезонына әзер, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов.

Бу тармакта үз эшенә чын күңелдән бирелгәннәр генә хезмәт куя торгандыр. Әнә, өч дистә елга якын ишек алды җыештыручы Нәҗибә Әхмәдуллина лаеклы ялга чыккач та коллективтан аерыла алмаган.

- Мин эшкә кергәндә, торак-коммуналь хуҗалыгы "Азнакайнефть" идарәсенә карый иде, аннан аерым трест булды, хәзер торак милекчеләре ширкәтләренә аерылды. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, бурычыбыз - Азнакайны чиста, төзек итү. Хезмәтебез авыр, әмма яратып эшлим. Шәһәребез шулкадәр матурланды, моңа безнең дә хезмәт кергән бит дип сокланып үтәм урамнардан, - ди ул.

Ә бит чисталык барыбыздан да тора. Подъездларны ремонтлап, аклап чыгуга, бала-чага стенага сызгалый, яза башлый. Чүпне дә күрше йорттан китереп ташламыйлар балкон төбенә. Без йокыдан торганчы бар җирне ялт итеп куярга өлгергән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәтенә барыбыз да ихтирам белән караса, шәһәребез тагын да чистарак һәм матуррак булыр. Үзебез өчен бит.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның матурлыгы – тораккоммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәт җимеше