Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Кәкре Елга авылында семинар-киңәшмә узды

Авылда уракның кызган чагы. Көннәр кояшлы, эссе торганда игенче тир түгеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен куя. -Бүгенге көндә бер генә комбайн да тик торырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, андый хуҗалыклар бар, - диде Кәкре Елгада узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. Көннәр...

Авылда уракның кызган чагы. Көннәр кояшлы, эссе торганда игенче тир түгеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен куя.

-Бүгенге көндә бер генә комбайн да тик торырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, андый хуҗалыклар бар, - диде Кәкре Елгада узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Көннәр эссе торгач, бөртекләр коры, шуңа күрә икмәкне турыга суктыралар. Миргасим Усмановашлык урлауга юл куймаска, бу яклап контрольне көчәйтергә кирәклегенә дә басым ясады.

Семинарның "Марс" хуҗалыгында узуы юкка түгел. Биредә эш яхшы оештырылган. Уңыш та гектардан уртача 29 центнер чыга. Басудан кайткан ашлыкны токта чистартып, амбарларга урнаштырып баралар. Ашлык чистартуда пенсионерлар да, укучылар да ярдәм итә.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовтокта эшләүче тугызынчы сыйныф укучылары Раил Сабиров һәм Рәмзилә Мостафинага район хакимияте исеменнән сертификатлар тапшырды.

- Һәр авылда яшьләрне кызыксындырырыга, аларга яшәр һәм эшләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Республикада һәм районда яшьләр өчен программалар бар, йорт салып бирүдә дә ярдәм итәбез, - диде ул.

Әлеге сүзләр Кәкре Елга яшьләре күзендә өмет чаткылары кабызды. Учетчик-лобарант Регина Мостафина ялгыз башым дип тормаган, быел май аенда йорт урыны алган.

-Эшемне яратам, апа-абыйлар да бик хөрмәт итәләр. Яшьләргә эше, торыр урыны булса, авылда яшәргә була. Яңа өй җиткерергә уйлап торам. Эшләгән кешегә хезмәт хакын яхшы түлиләр, авылда калганыма һич үкенмим, - ди ул.

Амбардагы эшләр белән танышканнан соң, семинарда катнашучылар басуга юл тоттылар. Кыска гына җәй эчендә игенчегә урып-җыюны гына түгел, җир сөрү һәм көзге культуралар чәчүне дә кайгыртырга кирәк.

Семинарга йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы җитәкчеләреннән зур оешканлык таләп итте.

-100 мең тонна ипи суктырылды, бер атнада арпаны да, бодайны да төгәлләргә кирәк. Иртә чәчкәннәр, ашлама керткәннәр уңышны да яхшы алалар. Җирнеавгустта эшкәреп калдырсаң, чүбе дә, чире дә булмый, - диде ул.

Мондый эсседә комбайнчыларга җиңел түгел, шуңа күрә район башлыгы аларга мөмкин кадәр уңай шартлар тудырырга чакырды.

Семинарда кыр эшләре белән рәттән терлекчелек өлкәсе дә күтәрелде. Соңгы айда сөт саву район буенча 10 тоннага кимегән. Марсель Шәйдуллин сөт алуны арттыру өчен сыерларны тиешенчә ашатырга кирәклегенә басым ясады. Кышка җитәрлек терлек азыгы әзерләү дә хуҗалыларның көн үзәгендәге мәсьәлә булып кала.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Кәкре Елга авылында семинаркиңәшмә узды