Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь гаиләләре торак шартларын яхшырта

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайда яшәүче Иргашевлар һәм Шәфиковлар гаиләләренә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшырды.

Районыбыз яшь гаиләләрне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә күптөрле федераль һәм республика дәүләт программаларында актив катнашып килә. Узган ел 38 гаилә шундый программалар буенча социаль түләүләр һәм яңа йортлардан фатирлар алдылар. Быел да анда катнашырга теләк белдерүчеләр арта тора.

–Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Уңайлы, иркен йортларда сабыйларыгызны тигезлектә, исән-сау үстерегез! – диде Марсель Зөфәр улы гаиләләргә берәр миллион сумлык дәүләт ярдәме таныклыклары тапшырып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев