Азнакайның ТОС җитәкчеләре – оста мәргәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ТОС җитәкчеләре – оста мәргәннәр

Шәһәребезнең ТОС җитәкчеләре Ватан сакчылары көне уңаеннан оештырылган “Ворошилов укчысы” бәйгесендә катнашты.

Бу хакта безгә 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова хәбәр итте.

Ярышта һәркем, хәтта килгән кунаклар да үз осталыгын сынап караган. Ир - егетләрдән Риф Самаров (9 нчы ТОС), Владимир Кротов (11 нче ТОС), Фаяз Сәлахов (10 нчы ТОС), хатын-кызлар арасында Мөнирә Абдулвәлиева (7 нче ТОС), Рәсимә Рәхмәтуллина (6 нчы ТОС), Гөлфия Шәрәфетдинова (2 нче ТОС) үзләрен чын мәргәннәр итеп танытып, призлы урыннар яулаганнар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев